Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада чисталык икеайлыгы барышында 1000нән артык төп агач-куаклар утыртылачак

Саба муниципаль районы башкарма комитеты карары ни­­гезендә шәһәр һәм авыл җирлекләре биләмәләрен са­нитар чистартуны хәл итү, тер­риторияләрне халыкның санитария-эпидемиология, экология иминлегенә җавап бирә торган хәлгә китерү максатында районда 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар-экология икеайлыгы игълан ителде. Икеайлыкны үткәрү эшләрен яраштыру өчен оператив штаб составы расланды.

   Авыл  (шәһәр)  җирлекләре баш­­лыкларына 31 майга  кадәр  элек  ачыкланган санк­­­цияләнмәгән чүп түгү урын­­­нарын бетерергә,  яңа­ла­­ры барлыкка  килүгә юл куй­­­мау чаралары  күрергә, тө­зекләндерү кагыйдәләренең үтә­­­лешен тәэмин итәргә, су  сак­­лау зоналарында, балалар мәй­­данчыкларында санитар  чис­тарту  өмәләре  үткәрергә кушылды. Оешма-предприятие,  учреждение җитәкчеләренә, шәх­­си эшкәмәрләргә, халыкка  тер­риторияләрне  тәртипкә ки­терү эше оештырырга тәкъдим ителә. 

Икеайлыкны уздыру чорында барлык күзәтчелек органнары тарафыннан  закон таләпләрен бозуларны ачыклау буенча эш арттырылачак. Искәртеп үтәбез, санитар-экологик икеайлык барышында тирә-юньне төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү максатыннан көчәйтелгән рейдлар узачак.

Икеайлыкта 1000нән артык  төп агач-куаклар утырту, 5000  квадрат метрда юлларда  барлыкка  килгән чокырларны  ямау, 360  погон метрда  иминлек  киртәләрен ремонтлау һәм  башка  эшләр    күздә тотыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев