Сабада «Ел тәрбиячесе - 2026» республика конкурсының муниципаль этабы узды
Район яңалыклары

Сабада «Ел тәрбиячесе - 2026» республика конкурсының муниципаль этабы узды

Һөнәри осталык бәйгесе

2025 елның 8 декабрендә Сабаның 4 нче «Кыңгырау» балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе 2026» республика конкурсының муниципаль этабы узды.

Конкурста 7 педагог катнашты:

1. Гөлия Рамил кызы-Сабаның 5 нче «Бәләкәч» балалар бакчасы тәрбиячесе, «Табигать матурлыгы».

2. Рәхилә Расих кызы - Сабаның 1 нче «Шатлык» балалар бакчасы тәрбиячесе, «Юл кагыйдәләре» шөгылен тәкъдим итте.

3. Нурсилә Алмаз кызы - Сабаның 3 нче «Шоколад» балалар бакчасы, тәрбиячесе, «Киләчәк балалар бакчасы» шөгылен тзкъдим итте.

4. Әлфия Камил кызы-Сабаның 2 нче «Эллуки» балалар бакчасы тәрбиячесе, «Һөнәрләр» шөгылен тәкъдим итте. 

5. Алинә Рашат кызы-Сабаның 6 нчы «Балачак» балалар бакчасы тәрбиячесе, «Һөнәрләр» шөгылен тәкъдим итте. 

6. Гөлгенә Самат кызы - Сабаның 6 нчы «Балачак» балалар бакчасы тәрбиячесе, «Сәламәтлек серләре» шөгылен тәкъдим итте.

7. Сәлимова Гүзәл Ризван кызы - Сабаның 4 нче «Кынгырау» балалар бакчасы тәрбиячесе, “Минем кече Ватаным” шөгылен тзкъдим итте.

Конкурста катнашучы һәркем уникаль шәхес. Ачык дәресләр балаларга кызыклы булган яңа методларга, идеяләргә бай.

Бүген Сабаның  4 нче «Кынгырау»  балалар бакчасы базасында «Ел тәрбиячесе 2026» республика конкурсының муниципаль этабы дәвам итә. Конкурста тагын 6 педагог катнаша.


Нет комментариев