Сабада «Ел тәрбиячесе» республика конкурсының муниципаль этабы узды
Тәрбиячеләр бәйге тота
8 һәм 9 декабрь көннәрендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында «Ел тәрбиячесе» республика конкурсының муниципаль этабы узды. Быел 13 тәрбияче балалар белән чаралар уздырды, үзләренең эшләрендә еш кулланыла торган алымнарын һәм ысулларын күрсәтте. Әгәр конкурсның беренче өлеше тәрбияләнүчеләр белән ачык шөгельдән торса, конкурс сынавының икенче өлеше быел яңача булды. Икенче өлештә педагоглар өчен ата-аналар җәмәгатьчелеге белән очрашу оештырылды. «Ачык микрофон» вакытында ата-аналар тәрбиячеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларнын бирә алдылар.
«Функциональ диагностика табибы Миләүшә Егоровага, тренер - укытучы Динар Башкировка , беренчеләр хәрәкәтенең район бүлеге җитәкчесе Илнар Хаҗиевка , педагог - психолог Варвара Әхмәтҗановага хезмәттәшлек өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барлык катнашучыларга да уңышлар телибез!»,-дип белдерделәр район мәгаиф идарәсендә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев