Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада “Һәр гаиләдә герой бар” рәсемнәр күргәзмәсе үтте

Балалар сәнгать мәктәбендә үткәрелгән әлеге чара Бөек Җиңү көненә багышланды

Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең сәнгать бүлеге укучылары “Һәр гаиләдә герой бар” исеме астында рәсем күргәзмәсе ясады.

Балаларның рәсемнәрендә фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә, ветераннарга, безгә тыныч, ирекле тормыш бүләк иткән һәркемгә рәхмәт сүзләре чагылган. Рәсемнәрдә сугыш елларының тарихи вакыйгаларын, Җиңү бәйрәменә үз мөнәсәбәтләрен сурәтләделәр. Һәрбер эштә сюжет кына түгел, аерым гаилә тарихы, шәхси кичерешләр дә ясалган.

Күргәзмәдә катнашучыларның барысы да үзләренең иҗади потенциалын күрсәтә алдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев