Аның кандидатурасын район Советы сессиясендә депутатлар раслады.
Район Советы сессиясендә депутатлар бертавыштан Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына Марат Рәшит улы Кәримов кандидатурасын расладылар.
Марат Рәшит улы — тәҗрибәле җитәкче, бу вазыйфага сайланганчы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары булып эшләде һәм Саба районы Башкарма комитеты аппаратын җитәкләде. Яңа вазифада да җитәкчегә уңышлар телибез!
Нет комментариев