Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Сабада яңа йортлар төзелешен махсус комиссия тикшерде

«80/20» дәүләт программасы гамәлдә

Сабада «80кә 20» программасы буенча бер фатирлы торак йортлар төзелеше буенча киңәшмә үткәреледе. Район башлыгы җитәкчелегендә  подрядчы оешмалар һәм хакимиятнең профильле бүлеге вәкилләре кергән эшче төркем барлык объектларда да төзелеш барышы белән танышты. Төзелеп килүче йортларның күбесендә эш берьюлы берничә фронтта алып барыла. Газ белән тәэмин итү системалары актив монтажлана, бөтен җирдә матурлау, тәртипләү эшләре алып барыла, ә булачак торак йортлар тирәсенә тере киртә утыртыла, яңа урамнарның уңайлы йөзен формалаштыра.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, башкарылган эшләргә комиссия тарафыннан уңай бәя бирелде. Яңа йортларның бирелгән вакыт эчендә тапшырылып, яңа фатирларга ия булачак район халкына ачкычларны тапшыру өчен барлык эшләр дә башкарыла.

«80кә 20» программасын тормышка ашыру район җитәкчелеге тарафыннан махсус контрольдә тотыла. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев