Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада яшь гаиләләр очрашты

Районыбызда “Яшь гаилә мәктәбе” проекты буенча беренче очрашу узды

  Саба районы ЗАГС  бүлеге «Яшь гаилә мәктәбе» проектын гамәлгә ашыра башлады, аның кысаларында 13 мартта беренче очрашу узды. «Семицветик» муниципаль психология-педагогика хезмәте психологлары белән берлектә, түгәрәк өстәл форматында яшь парлар белән очрашу үткәрелде. Чарага Сабадан Зәринә һәм Илдар Сөнгатуллиннар, Таңсылу һәм Рөстәм Фәйзерахмановлар,  шушы көннәрдә туйлары булып узачак  яшь пар Илназ Мостафин белән Ләйлә Зыятдиновалар чакырылган иде. Бүлек җитәкчесе Гөлнар Шафикова иң элек яшьләрне ЗАГС эшчәнлеге белән таныштырды, гаилә законнары, торак шартларын яхшыртуда ярдәм итү чаралары, социаль ярдәм итү программалары турында кыскача мәгълүмат бирде. Шәмәрдәннән гаилә психологы Фирүзә Шәмиева һәм «Семицветик» муниципаль психология-педагогика хезмәте җитәкчесе Алина Ногуманова оештырган кызыклы тренинглар яшьләргә гаиләдә сәламәт һәм гармонияле мөнәсәбәтләр урнаштыруга кагылышлы күп кенә сорауларны ачыкларга ярдәм итте. Очрашу чәй өстәле артында фикер алышулар белән төгәлләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев