Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Сабада яшәүче Ахуновларда икеләтә шатлык - игезәк уллары туды

3 февраль көнне район ЗАГС бүлегендә Сабада яшәүче Ахуновлар гаиләсендә игезәкләр тууы теркәлде.

Малайлар Инсаф һәм Ильяр 29 гыйнварда 2 минут аерма белән дөньяга килделәр. Инсаф - гарәп теленнән татарчага тәрҗемә иткәндә «намуслылык», «гаделлек», «тыйнаклык», «гадел хаким»дигәнне аңлата. Ильяр-төрки-фарсы чыгышлы ир-ат исеме, "илнең, халыкның дусты"дигәнне аңлата. 

Зилә һәм Тимур Ахуновлар гаиләсендә бер кыз белән малай үсеп килә иде.
ЗАГС хезмәткәрләре Зилә һәм Тимур Ахуновларны икеләтә шатлык белән котладылар һәм иң изге теләкләр белән балаларының туу турында таныклыкларын тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев