Сабада яшәүче Саяра Гарифулла кызы Гарифуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Икшермә авыл җирлеге Советы вәкилләре, Икшермә кадет мәктәбе директоры Айрат Һидиятуллин тәбрикләде.
Гарифуллина Саяра Гарифулла кызы 1934 елның 18 нче ноябрендә Саба районы Мичәнбаш авылында дөньяга килә. Шәмәрдән урта мәктәбендә белем алганнан соң Арча педагогика көллиятенә укырга керә. Көллиятне уңышлы тәмамлап хезмәт юлын Эзмә урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияте укытучысы буларак башлап җибәрә. Соңрак Икшермә урта мәктәбендә укыта, шуннан лаеклы ялга чыга.
1957 нче елда Саяра Гарифулла кызы Питрәч районы егете (Питрәч районында туа, соңырак Байкеевлар гаиләләре белән Саба районына күченәләр) Байкеев Кави Сәлим улы белән тормыш корып, ике малай, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, 1998 елда, Кави Сәлим улы бакыйлыкка күчә.
Бүгенге көндә хезмәт ветераны, РСФСРның мәгариф отличнигы- Саяра Гарифулла кызы булганына шөкер итеп балалары, онык һәм оныкчыклары янәшәсендә, аларга әле һаман да зур терәк булып Байлар Сабасында гомер кичерә.
5 онык һәм 2 оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев