Сабада яшьләр үзәге төзелеп килә
Район яңалыклары

Сабада яшьләр үзәге төзелеп килә

Байлар Сабасында гомуми мәйданы 3500 кв.м чамасы булган яңа яшьләр үзәге төзелеше дәвам итә.

Хәзерге вакытта төп төзелеш-монтаж эшләре башкарылган. Бина сэндвич-панельләр белән тышланган тимер-бетон колонналарда металлокаркас технологиясе буенча төзелгән. Кирпеч салу, эчке юлларны һәм парковка зоналарын төзекләндерү эшләре тулысынча төгәлләнгән.

Хәзерге вакытта эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау; эчке бизәү эшләре; янәшәдәге территориядә габионнардан декоратив конструкцияләр урнаштыру.

Саба муниципаль районы администрациясенең төзелеш бүлеге объекттагы эшләрнең барышын даими контрольдә тота.


Нет комментариев