Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабада террорга бәйле хәл тотрыклымы?

Узган җомгада башкарма комитет бинасының актлар залында Саба муниципаль районы террорга каршы комиссиясенең чираттагы киңәйтелгән утырышы булды.

   Авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары, бүлек мөдирләре, көч структуралары җитәкчеләре катнашында үткәрелгән эшлекле сөйләшүне комиссия рәисе, район башлыгы Рәис Миңнеханов алып барды.

Район территориясендә миграция  вәзгыяте, чит ил гражданнарының җинаять  кылуы, җәмәгать тәртибен бозуы очракларын кисәтү  максатында  күрелгән  чаралар турында полиция  начальнигы  Фәрит Гатауллин   сөйләде. Чыгышта  әйтелгәнчә, соңгы  елда районда чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган кешеләрне  учетка  кую  күрсәткечләре  ки­мү  ягына  үзгәргән.

 "Миграция  мәсьәләләре буенча  район  бүлекчәсе  хезмәткәрләре эш би­рүчеләр һәм милли-мәдәни  бер­ләшмәләр  җитәкчеләре белән “Рос­сия  Федерациясендә чит ил граж­даннарының хокукый хәле турындагы” закон таләпләрен һәм башка норматив актларны гамәлгә ашыру буенча мәгълүмати-аңлату эше алып барыла. Шул ук вакытта чит ил  эшче   көчләреннән  файдалану  өлкәсендә  уртак  тикшерүләр  үткәргәндә,  контроль-күзәтчелек вәкаләтләрен  тормышка  ашырганда  формалашкан мәгълүматны алмашу буенча  нәтиҗәлерәк  хез­мәттәшлек итү  мәсьәләләре  актуаль булып  кала. Гомумән  алганда, чит ил  эшче  көчләре җирле  хезмәт  базарына   сизелерлек  йогынты  ясамый, чит ил гражданнарының  районда булуы белән бәйле  оператив   вәзгыять тотрыклы”, – диде полиция начальнигы.

Аннары утырышта “Мәгариф  оешмаларында  психологик  риск төркемнәре (мәгарифтә иминлек мониторингы, социаль-психологик тестлаштыру  нәтиҗәләре буенча  ачыкланган) белән профилак­тика эшен  камилләштерү чаралары турында” район мәгариф  идарәсе начальнигы  Илфат Шакиров  чыгыш ясады. Министрлык боерыгы нигезендә барысы 2003 район мәктәпләре  укучысы һәм аграр көллият студенты  психологик   мониторинг  үткән. 2022 елда “куркыныч төркемгә” 12  укучы  кертелгән һәм  һәркайсы  өчен индивидуаль  маршрут  төзелгән.

“Семицветик” хезмәте  психологлары  алар белән  профилактика  чаралары  үткәрә. 2022  елның  көзендә  район  гомуми белем  бирү  оешмаларында, шулай  ук  аграр  көллият  студентлары  арасында социаль-психологик тест  уздырылды.   Барысы 1662  укучы  колачланды. Тест  нәтиҗәләре буенча “риск төркеме”нә 292  укучы  керде, шуларның 88 көллият  студентлары. Хәзер аларның деструктив тәртибен  профилактикалауга   юнәлдерелгән  эш  алып  барыла. Моннан тыш 13-18  яшьлекләр арасында нарколог белән берлектә алдан  хәбәр итмичә генә экспресс-тест анализы  алу оештырылды. Психоактив  матдәләр  кулланучылар  табылмады”,– диде Илфат Шакиров.   

  

Сатыш авыл җирлегендә терроризм һәм экстремизмны профилактикалау, дини оешмаларга, биләмәгә башка төбәкләрдән килүче мигрантларга күзәтчелек эшенең  куелышы белән  җирлек башлыгы Фаил Шәфигуллин таныштырды. Контроль  чаралары өчен  видео күзәтү җайланмалары  да  кулланыла. Алар  Сатыш мәчетенә һәм  барлык кибетләргә  урнаштырылган.

“Имамнарыбыз үзләренең вәгазьләрендә ба­ры тик яхшылыкка, тынычлык­ка гына  өнди. Мигрантларга кил­гән­дә, җирлектә 11 үзбәк һәм 5 таджик гаиләсе бар. Алар  Сатыш бүлекчәсендә һәм фермер хуҗалыгында эшли. Авыл халкы белән аңлашып яшиләр. Ай саен хуҗасыз йортларны, автотранспортны, шулай ук пропискасыз яшәүче затларны ачыклау максатыннан тикшерүләр үткәрелә. Яшьләрнең сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан спорт түгәрәкләре эшли. Бәйрәм, мәдәни, спорт чаралары вакытында граж­даннарның террорчылыкка каршы куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен ДНД әгъзаларының дежур торуы оештырыла. Халык өчен ватсапта һәм Вконтакте социаль челтәрендә булдырылган “Җирлек төркемендә” террорчылык вакытында үз-үзеңне тоту буенча аңлату эше алып барыла. Милләтара мөнәсәбәтләр тотрыклы. Милли яки дини нигездә низагларга, экстремизм идеяләрен пропагандалауга, раса, милли һәм дини ызгышлар уятуга китерерлек хәлләр булмады”,– диде  җирлек башлыгы.

Социаль  челтәрләрдә деструктив берләшмәләргә керүчеләр белән профилактика алып баруның торышы  турында  яшьләр эшләре һәм спорт  бүлеге начальнигы  Ирек Гарипов   сөйләде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев