Сабада Тукай бәйрәме
Район яңалыклары

Сабада Тукай бәйрәме

Зәңгәр күк йөзендә кояш балкыган чакта шаулап-гөрләп апрель ае килгәндә, безнең яраткан шагыйребез , татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тууына 132 ел тулуны билгеләп үттек.

Бу бәйрәм якынлашкан саен ,Тукай безгә тагын да якыная , аның шәхесе , тарихтагы урыны безгә тагын да олырак , мәһабәтрәк булып күренә.  Тукайны искә алу бәйрәме – бер татар халкының гына түгел , бөтен тугандаш халыкларның әдәбият бәйрәменә , Ватаныбызның бөек улына халкының тирән ихтирамын , мәхәббәтен чагылдыра торган бәйрәмгә әйләнде . Шул уңайдан район мәдәният йортында һәр ел саен бу бәйрәмне , ягъни татар теле һәм әдәбият атналыгын , зурлап билгеләп үтәбез.

26 апрель, 2018 ел.

(Отдел Культуры)

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru


Нет комментариев