Байлар Сабасындагы үзәк шугалакта Саба муниципаль районы ир-атлар командалары арасында хоккей буенча район ярышлары узды.
Ярышларны тантаналы рәвештә "Олимп" спорт мәктәбе һәм "Спорт комплексы" директоры Рифат Хисамов ачты. Уенга Раил Сафиуллин һәм Фердинанд Галимҗанов хөкемдарлык итте.
Ярышларда 4 команда - "Тимерхан", "Мишәбаш" "Бөркетләр"(Ястребы), "Вымпел" командалары көч сынашты
Уеннар нәтиҗәләре:
1 урын Тимерхан
2 урын-Ястребы
3 урын-Мешабаш
Иң яхшы капкачылар булып Төхвәтуллин Рифат (Ястребы),Төхбатуллин Ядгар(Тимерхан) танылды.
Нуриев Рүзәл (Вымпел) -"Иң яхшы һөҗүмче ", Сафиуллин Нияз (Тимерхан) -"Иң яхшы уенчы" исеменә лаек булдылар.
Нет комментариев