Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Сабада Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» конкурсы үткәрелә

Бәйгедә республикабызның Саба, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Теләче, Арча, Әтнә муниципаль районнарының иҗат белән шөгыльләнүче мәктәп укучылары һәм яшьләре катнаша ала.

  Бәйгенең максаты:

 укучыларның һәм яшьләрнең иҗади мөмкинлеген, фикерләү сәләтен үстерү;

 туган илгә, туган җиргә, туган телгә  мәхәббәт тәрбияләү;

тарих белән кызыксыну, өлкәннәргә, ветераннарга хөрмәт тәрбияләү

Һөнәр сайлауга юнәлеш бирү.

Бәйгедә республикабызның Саба, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Теләче, Арча, Әтнә муниципаль районнарының иҗат белән шөгыльләнүче мәктәп укучылары һәм яшьләре катнаша ала. Яшь чикләве:12 яшьтән 45 яшькә кадәр.  

 Бәйге “Хезмәт иясе- хөрмәт иясе”, “Ватан сагында!”, “Бердәм һәм көчле без”, “Минем уйлануларым” номинацияләре буенча үткәрелә. Һәр номинациядә эшләр проза (чәчмә әсәр), поэзия (шигърият), видео форматта кабул ителә. Шулай ук бәйгегә эшләрне мәгълүмат жанрлары (интервью, репортаж, хәбәр) форматында да җибәрергә мөмкин.  Язмаларның алдагы елларда әлеге бәйгедә катнашмаган булуы шарт.

 Бәйгегә материалларны 2026 елның 1 маена кадәр, Саба районы Шәмәрдән авылы “Яшьлек” яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесенә, шулай ук yashlek1994@mail.ru электрон почтасына юлларга мөмкин. Хәбәрләшү өчен тел. 3-25-04, 89393012674 (Гомәрова Алисә Мәгфүр кызы).

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев