Сабада хәтер шәмнәре кабынды
Хәтер һәм кайгы көнендә район үзәгендә «Хәтер шәме» Бөтенроссия акциясенә кичке 18.00 сәгатьтә кушылдылар.
Хәтер һәм кайгы көнендә район үзәгендә Хәтер шәме Бөтенроссия акциясенә кичке 18.00 сәгатьтә кушылдылар. Мәңгелек утянына район хакимият, башкарма комитет бүлекләре, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр, җәмәгать берләшмәләре җитәкчеләре, ветераннар, яшьармиячеләр, волонтерлар җыелды. Район башлыгы Рәис Миңнеханов чыгыш ясап, Ватан сугышта илебез халкы күрсәткән батырлыкның онытылмаска, хәтерләрдә мәңге сакланырга тиешлеген искәртте, тынычлыкның кадерен белергә чакырды. Мондый афәтләр кабатланмасын, бабаларыбыз язмышына язганын искә генә ала торган булсын. Бүгенге матур яшәешебез хакына көчләрен кызганмаган кешеләрне онытмыйча, аларны үзебезнең киләчәк тормышыбызда үрнәк итеп куеп яшәргә язсын иде диде җитәкче. Мәңгелек утка, тыл каһарманнары стеласына канәфер чәчәкләре салынды, кабызылган шәмнәр куелды.
Саба районыннан Бөек Ватан сугышы фронтларына 8427 артык кеше китә, аларның 4989ы һәлак була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев