Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Сабадан махсус хәрби операциядә катнашучыларга чираттагы гуманитар ярдәм озатылды

25 июльдә районыбыз халкы, район үзәгендә урнашкан махсус штаб волонтерлары, авыллардагы кураторлар көче белән әзерләнгән чираттагы гуманитар ярдәм ике автомобильгә төялеп Харьков, Луганск юнәлешендә хезмәт итүче хәрбиләргә китте.

Машиналарга азык-төлек туп­ланмалары һәм көнкүреш кирәк-яраклары тутырылган 30 бокс,  район халкы тапшырган корбанлыклардан күп күләмдә  тушенкалар һәм 100гә якын чиләк  маринадланган ит,  шәхси гигиена, урын-җир  әйберләре, күп санда  киптерелгән әзер ашлар, шәхси посылкалар, РЭБ­лар (дроннардан саклый торган җайланмалар)  бензогенераторлар,  газ баллоннары,  запас частьлар, маскировка челтәрләре башка фронт өчен кирәк-яраклар тупланып озатылды.   Сабада яшәүче, ике солдат әтисе  Җәмил Янгучин үзенең шәхси машинасы белән   35нче тапкыр гуманитар ярдәм төяп алып бара.

 “Йөрәк шулай куша. Андагы шартларны, егетләр  өчен  бу ярдәмнең никадәр мөһимлеген үз күзләрең белән күргәч, аларның көткәннәрен  белгәч, тизрәк тагын  барасы, аз булса да куандырасы килә. Әлбәттә, посылкаларны егетләрнең үз кулларына тапшыру мөмкин түгел. Старшиналар кабул итеп алып, һәрберсенә шәхси таратыла. Егетләр, әлбәттә, бер-берсе белән барын да бүлешәләр. Бүген автомобильгә прицеп белән бергә 2,5 тонна гуманитар ярдәм төяп юлга кузгалабыз. «Фольксваген” микроавтобусын күп сыйдырышлы булганга  егетләргә ярдәм ташыр өчен махсус  кредитка алдым. Алып барыр ярдәм булганда мин юл йөрүдән курыкмыйм. Иң мөһиме – бу эшне туктатмаска кирәк. Хәзер, Аллага шөкер, гуманитар ярдәм туплау  яхшы оештырылган. Бу бөтен район халкын берләштерде”, – ди  изге күңелле, батыр йөрәкле Җәмил Янгучин.

 Юлга кузгалыр алдыннан Сатыш авылы  мәчете имамы  Алмаз Галимҗанов изге Коръән сүрәләре укып, ил-көннәребезгә тынычлык, махсус хәрби опе­рациядәгеләрнең исән-сау туган ягыбызга әйләнеп кайтуларын теләп дога кылды. 

“Районыбызда хәрбиләргә ярдәм җыйнау берничә ноктада алып барыла. Халык  бу эшнең  никадәр мөһимлеген аңлап, бердәм рәвештә, зур активлык күрсәтә. “Лигуна” сәүдә ноктасы бинасында җыйналган ярдәм дә штабка тапшырылып, алар да боксларга керде. Барлык волонтерларга, бу изге  эшкә өлеше кергән райондашларыбызга    бик зур рәхмәт, бердәмлек безне көчле итә. Егетләр үзләре артында көчле тыл, ныклы  терәк барын  һәрвакыт тоеп торырга тиеш. Без чираттагы ярдәмне озатуга штабта яңабаштан чираттагы озатылышка әзерләнә башлыйбыз”, – ди “Хәят” коммерцияле булмаган оешмасы җитәкчесе Гөлнара Фәтхрахманова.

Изге догалар укып, йөрәк җылысы   кушып әзерләнгән ризыклар хәрбиләребезгә көч-куәт, ныклык өстәп, тизрәк исән-сау  туган якларыбызга әйләнеп кайтырга насыйп итсә иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев