Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Сабантуй»да «Без – илебез киләчәге» яшьләр форумы узды [+фото]

Тантаналы өлештән соң балалар өчен саф һавада күңел ачу уеннары оештырылды.

«Сабантуй» күңел ачу үзәгендә «Без – илебез киләчәге» дигән Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең I муниципаль яшьләр форумы булып узды. Районыбызның барлык мәктәпләрендә РДДМның 20 беренчел бүлеге булдырылды. «Без – илебез киләчәге" Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең I муниципаль яшьләр форумын ачуны мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары А. Ш. Ханафиева башкарды.

Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте 13  юнәлеш буенча эшли. Алар балаларның сәләтләрен һәм талантларын үстерү, волонтерлык эшчәнлеге, иҗат өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән.  Форум барышында активистлар балалар оешмалары тарихлары белән таныштылар һәм РДДМ юнәлешләре буенча иҗади визиткалар күрсәттеләр. Командаларның иң яхшылары экскурсиягә бару өчен автобус белән бүләкләнделәр.

Тантаналы өлештән соң балалар өчен саф һавада күңел ачу уеннары оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев