«Сабантуй»да урман хуҗалыгының 105 еллыгына багышланган зур бәйрәм узачак
Бәйрәм «Сабантуй» спорт комплексы территориясендә узачак, анда кимендә 200 машинага исәпләнгән парковка, 3700 кв. метр мәйданлы күргәзмә зонасы, ял итү урыны, бүләкләү өчен сәхнә, конкурслар һәм концерт программалары өчен мәйданчыклар, шулай ук балалар һәм туклану зоналары оештырылачак.
"Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы" дәүләт казна учреждениесе сентябрь аенда Татарстан урман хуҗалыгына идарә итүнең беренче дәүләт органы оешуга 105 ел тулуга һәм урман хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чаралар үткәрергә планлаштыра. «Сабантуй» спорт комплексы территориясендә узачак. Техник биремдә кимендә 200 машина урынына парковка, 3700 квадрат метр мәйданлы күргәзмә зонасы, халык өчен ял урыны, бүләкләү, конкурслар һәм концерт программалары өчен мәйданчык, балалар зонасы һәм туклану зонасы каралган.
Программага агач кисү, бүрәнәдә көрәш, бүрәнә буйлап йөрү, арканда күтәрелү, утын яру, себерке җыю, шулай ук милли көрәш кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев