Бүген Питрәч районында «Алдынгылар хәрәкәте» нең зона форумы үтте.
Әлеге чарада Саба районыннан барлыгы 35 укучы һәм 6 остаз катнашалар. Чара кысаларында «Алдынгылар» премиясенә лаек булган Эзмә мәктәбе һәм Шәмәрдән лицее командалары бүләкләнделәр. Саба районы активистларының җирле бүлекчә командасы махсус призга ия булдылар. «Алдынгылар хәрәкәте»нең Саба районы буенча кураторы Илнар Хаҗиев һәм Саба гимназиясенең беренчел бүлекчәсе остазы Рәзинә Абдуллина «Ел остазы» премиясе белән бүләкләнделәр.
.jpeg)




Нет комментариев