Сабаның «Балачак» балалар бакчасы хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшырдылар
Сәламәт тәндә - сәламәт рух
Катнашучылар 29 яшьтән 59 яшькә кадәрлеләр иде. Һәр катнашучы тиешле нормаларны үтәп, яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Өлкән катнашучылар яшьләрдән калышмады, һәркайсы үзен сынап карады, активлык күрсәтте. Бакча мөдире Флюзия Халитова, коллективтагыларга үрнәк күрсәтеп, барлык сынауларны иң беренчеләрдән булып үтеп чыкты.
Иң өлкән яшьтәге катнашучы Рәсим Вәгыйзов аеруча яхшы күрсәткечләре белән сокландырды. Әлеге коллектив белән без бик сокланып кайттык. Алга таба да бердәм булып, спорт чараларында актив катнашып хезмәт куюларын телибез!
Саба муниципаль районының яшьләр һәм спорт бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев