Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән лицеенда юбиляр хатын-кызларны тәбрикләделәр

Хезмәте барның - хөрмәте бар

      Кеше гомерен нигәдер еш кына ел фасыллары белән чагыштыралар. Яшьлек дәрте белән янып-көеп, җәйләрне уздырып иллене тутырып йөргәндә  кинәт кенә өлкәнәю, гомер көзенә якынлашу кебек сүзләр белән күңелгә моңсу чал йөгертәләр. Ә ныклабрак уйлап карасаң көз – ул салкынын да, җылысын да, муллыгын да матур төсләргә күмгән кабатланмас бер чор.  Халыкта «көзләрнең җимеше татлырак» дигән әйтем дә йөри. Ә бу бит чынлап та шулай! Кеше дә яшәгән саен зирәгәя, тәҗрибә туплый, тормышчан, олы җанлы, хөрмәткә лаек, төпле акыллы, һәрвакыт киңәшкә, ярдәмгә әзер олы кешегә әверелә.Шундый олы кешеләр эшли безнең Шәмәрдән  лицеенда. Март аенда үзләренең 50 яшьлек юбилейларын бәйрәм итүчеләр: Алия Хәмзина, Наилә Батыршина, Ләйсән Гарифуллина, ике бишле иясе- Ләйлә  Габдуллина.

       Алия Мислахетдин кызы Хәмзина- лицеебызда тарих, җәмгыять белеме фәннәрен укыта.Гаиләдә яраткан тормыш иптәше, өч баласына кадерле әни, сәнгатьне сөюче, җырчы, биюче.

        Наилә Зәгефәр кызы Батыршина-  лицеебызда мактауга лаек рус теле һәм әдәбияты укытучысы.  Нинди генә уку йортына укырга керсәләр дә укучылары югалып калмый,  төпле белемле булуларын күрсәтәләр. Гаиләдә дә ул яраткан кадерле кеше, кызларына дөрес тәрбия, юнәлеш бирүче.  Стендка ату буенча Россия, Европа, дөнья чемпионкасы Батыршина Зиләнең дә әнисе ул.

      Ләйсән Рәүф кызы  Гарифуллина- лицеебызның техник хезмәткәре.Ул үзенең тырыш, чиста, тапкыр телле булуы белән күп кешедә соклану уята.Нинди генә эшкә тотынса да аның куллары алтын. Гаиләсендә ул сөекле тормыш иптәше, улы Искәндәр, кызы Энҗенең кадерле әнисе, оныкларының яраткан дәү әнисе.

   55 яшьлек юбилеен бәйрәм итүче Ләйлә Әхтәм кызы Габдуллина-  лицеебызның башлангыч сыйныфлар укытучысы. Ул төпле белем һәм тәрбия бирүче, сабыр тыйнак ак яулыклы укытучыларыбызның берсе. Ул укучыларын олы тормыш юлына әзерли, һөнәри юнәлеш бирә.Гаиләсендә тырыш хуҗабикә, ул-кызына кадерле әни, туганнарына якын кеше ул.

Алар барысы да  яраткан  балаларының таянычы, кадерлесе, туганнарының хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып  гомер көзенә якынлашалар. Матур да, җылы да, мул да, югалтусыз да булсын иде әлеге чор!

Энҗе Галиуллина, 

Шәмәрдән лицее  “Үсеш” башлангыч сыйныфлар укытучысы.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев