Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдән мәдәният йортында студентлар өчен күңел ачу чарасы узды [+фото]

Күңел ачу программасы кызыклы уеннар һәм конкурслар белән үрелеп барды.

Шәмәрдән мәдәният йорты белгечләре «Яшьлек» үзәге белән берлектә яшьләр өчен Россия студентлары көненә багышланган күңел ачу чарасы оештырдылар.

Ике командага бүленеп, студентлар интеллектуаль викторинада катнаштылар, төрле сорауларга җавап бирделәр. Күңел ачу программасы кызыклы уеннар һәм конкурслар белән дәвам итте.

Бәйрәмне матур музыкаль номерлар бизәде, җыр-моңга гашыйк яшьләр үз осталыкларын күрсәтте.

Чара ахырында җиңүчеләр ачыкланды, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев