Шәмәрдәндә бала  катнашында юл-транспорт  вакыйгасы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә бала катнашында юл-транспорт вакыйгасы

Нәтиҗәдә 2020 елгы кыз бала тән җәрәхәте ала.

 

2025 елның 20 октябрендә  Шәмәрдәндә бала  катнашында юл-транспорт  вакыйгасы теркәлде.  Казан шәһәрендә  яшәүче 1986 елгы хатын-кыз Ш. “КИА” автомобиле белән  идарә иткәндә Фрунзе һәм Комсомол  урамнары  чатында төп  юлдан баручы “Мицубиси” машинасына  юл бирми. Нәтиҗәдә әлеге  машинадагы 2020 елгы кыз бала тән җәрәхәте ала. Караңгы  булучан  юл-транспорт вакыйгаларының ешаюын күздә тотып, ГАИның район бүлекчәсе автомобиль йөртүчеләрнең  юлларда бик игътибарлы булуларын сорый.


Нет комментариев