Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче Мәдинә Гатаулла кызы Гатауллина 95 яше уңаеннан Президент котлавын алды

Юбилярны район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова тәбрикләде һәм РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды.

  Гатауллина Мәдинә Гатаулла кызы 1928 елның 9 ноябрендә Кукмара районының Ядегәр авылында туган. Ул Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, тыл һәм хезмәт ветераны. «Бөек Ватан сугышындагы батыр хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.

 Мәдинә апа 14 яшеннән колхозда, кыр эшләрендә эшли. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1945 елдан “Кызыл бурекче” (Ядегәр) артелендә эшли. 1950 елда Казан профтехмәктәбенә укырга җибәрелә (1950-1953), укуны уңышлы тәмамлаганнан соң, туган артельгә эшкә кайта. Аның 40 елдан артык хезмәт стажы бар. Шәмәрдән бистәсенең көнкүреш комбинатында һәм тире комбинатында эшли. 1953 елда Гатауллин Әхмәдуллага кияүгә чыга. Алар өч бала -ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр, алар үз гаиләләре белән яшиләр һәм авыл халкы тарафыннан тирән ихтирам казаналар.Мәдинә апа бүгенге көндә кызы тәрбиясендә яши. Балалары һәм оныклары өчен горурлык хисләрен яшерми. Аның 7 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев