Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче Михаил Павлович Захаров 90 яшьлек юбилеен каршылады

Бу көннәрдә Шәмәрдәндә яшәүче Захаров Михаил Павлович 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан муниципаль район башлыгының Котлау хатын кабул итеп алды. Мөхтәрәм юбилярны Шәмәрдән авыл җирлеге социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова һәм Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев тәбрикләделәр.

  Михаил Павлович Кукмара районы Көшкәтбаш авылында ишле гаиләдә туып үсә. 1940 елда авыл мәктәбенә укырга керә, 6 сыйныфны тәмамлагач, Лубянга атлар белән урман чыгарырга китә. 1952-1955 елларда хәрби хезмәттә була.  Аннан кайткач, шоферлыкка укып, Шәмәрдәндәге  Авторотага эшкә урнаша.  1958 елда  Поршур кызы Мария  белән гаилә коралар һәм  Кизель шәһәренә барып урнашалар. Биш елдан кире Шәмәрдәнгә кайтып төпләнәләр. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Михаил  Павлович  күп еллар МСО төзелеш  оешмасында эшли. Аннан лаеклы ялга киткәнче асфальт заводында   машина йөртүче булып эшли. Бик күп яшьләрне әлеге хезмәткә өйрәтә. Лаеклы ялга чыккач та 3ел яраткан хезмәтен башкара.

 Сигез ел элек тормыш иптәше вафат була. Бүгенге көндә Михаил Павлович  кызы Лидия  тәрбиясендә гомер кичерә.  Өч оныгы, өч оныкчыгы да хәлен белеп, ярдәмләшеп яшиләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев