Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәндә яшәүче Нәкыя ханым Заһидуллинага- Президент котлавы

Шәмәрдән бистәсендә яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Нәкыя Нәгыйм кызы Заһидуллина 95 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның котлавын кабул итеп алды. Туган көн иясен Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев тәбрикләде.

 Нәкыя Нәгыйм кызы Түбән Утар авылында дөньяга килгән. Сугыш чорында Шәмәрдән элеваторында ашлык киптерүдә мастер булып эшләгән. Анда 10 ел хезмәт куйганнан соң, гаиләсе белән Арча районына күченеп киткәннәр. 1953 елда  кияүгә чыгып, тормыш иптәше Галимҗан белән кире Шәмәрдәнгә кайтып урнашканнар, ике кыз, бер ул үстергәннәр.40 ел тигез гомер иткәннән соң гаилә башлыгы 1994 елда дөнья куйган.

Хәзерге вакытта Нәкыя апа Раиф улының гаиләсе белән яши. Аның 3 оныгы, 2 оныкчыгы бар. Кызлары Рәйхана һәм Раилә Казанда үз гаиләләре белән яшиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев