Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Шәмәрдәннең «Теремок» балалар бакчасында семинар узды [+фото]

Семинарда күрше муниципаль районнарның тәрбиячеләре һәм өлкән тәрбиячеләре катнашты.

Шәмәрдән 2нче номерлы  "Теремок" балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен "Steam –технологияләрне кулланып мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү" темасына төбәк семинары узды. Семинарда күрше муниципаль районнарның тәрбиячеләре һәм өлкән тәрбиячеләре катнашты.

Семинар башында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары кунакларны күргәзмә белән таныштырдылар, тәҗрибә үткәрделәр, үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.

Семинар барышында ачык шөгыльләр күрсәтелде. Аларда грамота, сөйләм үсеше, татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышу вакытында STEAM-технологияләрне уңышлы куллану күрсәтелде.

Тәрбиячеләр тарафыннан  флексагон ясау буенча мастер-класс оештырылды. Педагог-психолог үткәргән тренингтан барлык кунаклар да уңай эмоцияләр алды. Эзмә «Саф чишмә» балалар бакчасы тәрбиячесе И.Р. Шәйдуллина һәм Саба 3нче номерлы «Шоколад» балалар бакчасы тәрбиячесе Л.Д. Мифтахова  билингваль белем бирү буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Семинарга йомгак ясаганда педагоглар чара хуҗаларына рәхмәт сүзләре җиткерделәр, семинар темасы буенча фикерләре белән уртаклаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев