Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Санитар иминлек сагында: Дәүләт санитария-эпидемиология хезмәтенә – 100 ел

1922 елның 15 сентябрендә РСФСРның Халык Комис­сар­лары Советының “Рес­публи­каның санитария органнары турында” Декретына кул куела.

Бу дата рәсми рәвештә дәүләт санитария хезмәтенә нигез салынуда башлангыч нокта булып исәпләнә.

 

Районда халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэ­­­мин итү өчен «Роспотреб­над­­зор» идарәсенең Саба тер­­­риториаль бүлеге һәм сә­ла­­мәтлек саклау федераль  бюджет учреждениесенең гигиена һәм эпидемиология үзәге җа­­вап бирә. Территориаль бү­лек һәм филиал белгечләре төрле юнә­лешләр буенча санитар-эпидемиологик күзәтчелек алып баралар, алар арасында җәмәгать туклануы һәм сәүдә предприятиеләре, торак фонды, халыкны су белән тәэмин итү системалары, хастаханәләр һәм шифаханәләр, социаль объектлар, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре, мәктәпләр һәм югары уку йортлары, сә­нә­гать предприятиеләре бар. Куркыныч авыруларны вакытында кисәтү буенча профилактик чаралар үткәрелә. Экологик факторларны өйрәнүгә зур игътибар бирелә.

 

Хезмәтнең төп максаты – илебезнең, граждан­нары­быз­­­ның сәламәтлеген һәм имин­леген саклау, йогышлы авы­руларны кисәтү, гомер озын­лыгын һәм сыйфатын арттыру.

ХХ гасыр башында чума, холера, тиф, малерия авырулары киң таралган була. Бөек Ватан сугышы безнең сәламәтлек саклау һәм медицина фәне өчен кырыс имтиханга әверелеп, әлеге өлкә белгечләренә илнең иң авыр шартларында санитар-эпидемиология иминлеге өчен көрәшергә туры килә. Россия галимнәре тарафыннан дифтерия, кызамык, паротит эпидемиясе, полиомиелит, гриппка каршы вакциналар эшләнелеп, дөнья сәламәтлегенә җитди проблема булган инфекцияләрне җиңәргә мөмкинлек бирде.

Дөнья гел үзгәрештә. Шуның белән безнең хезмәт алымнары һәм карашлар үзгәрә. Фән яңа биеклекләргә ирешә. Бүгенге көн тәкъдим иткән иң яхшы әйберләрне без кешеләр файдасына кулланырга омтылабыз. Замана таләпләренә җа­вап биреп, Ватаныбызның са­нитар калканын ныгытабыз, тышкы мохитнең кешеләр сә­ламәтлегенә тискәре йогынтысы белән бәйле куркынычларны бул­дырмый калу, кулланучылар хокукын яклау, хезмәтнең фәнни-методик, матди-техник һәм кадрлар белән тәэмин ителешен даими камилләштерәбез.

 Йөз ел эчендә ведомствоның структурасы үзгәрде, аның исеме, вәкаләтләр исемлеге ки­ңәйде. Барлык реформаларга, үзгәртеп коруларга карамастан, санитария хезмәте һәрвакыт кеше сәламәтлеге сагында торды. Санитар-эпидемиологик кү­зәтчелек, санитар-эпидемиоло­гик иминлеккә ирешүнең төп чарасына әверелде.

Һөнәри бәйрәмебез белән, анын үсешенә зур өлеш керткән коллективны һәм бигрәк тә хөр­мәтле ветераннарыбызны чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә сау­лык-сәламәтлек, эшегездә зур­дан-зур уңышлар, халкыбызның са­нитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өчен алга куелган бурычларны үтәп, максатларыбызга ирешергә насыйп булсын!

 Ландыш Хәбибуллина,

«Роспотребнадзор» идарәсенең Саба территориаль бүлеге җитәкчесе.

Илдус Исмәгыйлов,

сәламәтлек саклау федераль бюджет учреждениесе гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Саба филиалы  баш табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев