Мәдрәсә хезмәткәрләре агач эшләнмәләре һәм гипстан ясалган сувенирларга бизәк төшерү буенча мастер класс үткәрде
Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәрләре Биектау районы Мүлмә гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүче балалар өчен агач эшләнмәләре һәм гипстан ясалган сувенирларга бизәк төшерү буенча мастер класслар уздырдылар.Чарада катнашучылар бик теләп һәм зур кызыксыну белән рәсемнәрне ясадылар һәм буядылар. Һәр катнашучы бу мастер класстан бик канәгать калды.
Нет комментариев