Сатыш авылында яшәүче Нәфисә Садыйкова 94 нче язын каршылый
Юбилярга Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, Сатыш авыл җирлеге башлыгы Фаил Шәфигуллин тапшырды.
Садыйкова Нәфисә Габдулла кызы 1932 елда Сатыш авылында Маһисәрвәр һәм Габдулла Шәрифуллиннар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Сатыш башлангыч мәктәбендә белем ала. Бөек Ватан сугышы башлангач, төрле эшләрдә хезмәт куя. Сугыш тәмамланып тыныч тормыш урнашкач, Садыйков Миннехан белән гаилә коралар. Уллары Мөхәммәтнур, кызлары Минсәриягә тормыш бүләк итәләр.
Хезмәт юлын Нәфисә Габдулла кызы колхоз белән бәйли. 1987 нче елда лаеклы ялга чыкканчы төрле эшләрдә хезмәт куя.
Бүгенге көндә тыл ветераны- кадерле әни, әби, дәү әби. 5 онык, 13 оныкчыкны сөендереп 94 нче кышын каршы ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев