«Шәүкәт күле»ндә балыкчылар ярышты
Үткәрелү урыны Мичән авыл җирлеге биләмәсендә урнашкан «Шәүкәт күле» булса, үткәрүчеләре - Тимершык егетләре.
Быел да бу бәйрәм гөрләп үтте. Бу ярыш үз чорларында милли көрәш буенча төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә күп җиңүләр яулаган, бүгенге көндә мәрхүм Латыйпов Мәгъфир, Мөхәммәдиев Ильфар, Вафин Альберт, Вафин Ирек, Сафин Идүс, Латыйпов Шәүкәт, Мулләхмәтов Сиренат, Гәрәев Илдар, Нуруллин Илнарлар истәлегенә үткәрелә.
1,2,3 урыннарны яулаган катнашучылар грамоталар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнде.
Иң өлкән балыкчы - 92 яшьлек Вафин Мехәммәт һәм иң яшь балыкчы - кечкенә Эмилия Латыйпова да бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев