Шекше мәдәният йортында «Туганнар җыелган җирдә» дигән нәсел бәйрәме узды
Җиде буыныңны бел!
25 октябрь көнне Шекше мәдәният йортында «Туганнар җыелган җирдә» дип исемләнгән шәҗәрә бәйрәме үтте. Бу көннең төп геройлары - Мөхәммәтҗановлар һәм Сәйфетдиновлар. Кунаклар гаилә традицияләре турындагы истәлекләрне кызыксынып тыңладылар, тормыш тарихлары белән уртаклаштылар. Бәйрәм Шекше мәдәният йортының «Бөрлегән» үрнәк татар балалар фольклор коллективы чыгышы белән башланып китте, яшь солистлар татар халык җырларын башкардылар. Казан шәһәренең "Мирас" татар халык хоры кичәнең матур бизәге булды, хор җитәкчесе Наил Бареев һәм хормейстер Алия Минкашева да Мөхәммәтҗановлар нәселеннән. «Туганнар җыелган җирдә» кичәсе үз тарихыңны бәяләү, гаилә багланышларын саклау һәм аларны буыннан-буынга тапшыруның мөһимлеген искәртте. Мөхәммәтҗановлар һәм Сәйфетдиновлар нәселенең дәвамчылары киләчәктә шәҗәрәләренә багышлап китап чыгару турында бердәм фикергә килделәр һәм 2026 елның язында киләсе очрашу турында килештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев