Судьяларны теннис реферилары “хөкем итте”
«Саба-Арена» спорт мәктәбе базасында Татарстан Республикасы судлары һәм судьялар җәмәгатьчелеге арасында өстәл теннисы буенча Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган ачык турнир булды.
"Саба-Арена" спорт мәктәбе базасында Татарстан Республикасы судлары һәм судьялар җәмәгатьчелеге арасында өстәл теннисы буенча Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган ачык турнир булды. Биредә вазифаларын алышынды: алар үзләре хөкем ителүчеләр урынында калды. Мәхкәмәләр коллективларына хөкем карарын уйнауларына карап тренерлары Фәрхәт Исмаилов әзерләгән мәктәп яшендәге спорт судьялары “чыгарды”. Балалар бернинди категорияләргә ия булмасалар да, теннис кагыйдәләрен яхшы беләләр. “Бүген судьяларны балалар хөкем итә. Барысы да гадел булачак. Уңышлар сезгә”, – диде район башлыгы Рәис Миңнеханов та беренчелектә катнашучыларны котлау сүзендә. Ачылыш тантанасында шулай ук Татарстан Республикасы Югары Суды Рәисе Азат Гыйльметдинов, Судьялар Советы Рәисе Айдар Галиәкбәров, Суд департаменты идарәсе рәисе начальнигы урынбасары Алексей Кукушкин, Саба район суды рәисе Дамир Сабиров катнашты. Азат Гыйльметдинов турнирны оештыруда булышлыгы өчен район башлыгына Судьялар Советының Рәхмәт хатын тапшырды.
Спортчылар шәхси һәм гомумкоманда зачетларында көч сынашты. Командалар арасында Саба һәм Минзәлә район судларының берләштерелгән командасы (Рәдис Хәлимов, Фәния Григорьева, Айнур Мостафин) җиңү яулады. Призлы урыннарны Татарстан Югары Суды (2нче урын), Биектау һәм Теләче, Арча районнарының берләштерелгән командалары (3нче урыннар) алды. Шәхси зачетта ир-егетләр арасында Алексей Крылов (Суд департаменты), хатын-кызлар арасында 1952 елгы Фәния Григорьева җиңүче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев