Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Тамашачылар да кушылып җырладылар

Саба мәдәният йорты хезмәткәрләре Олы Кибәче авыл клубында «Җырлыйк әле!» шоу-программасы белән чыгыш ясадылар.

  Әлеге кичәдә Мишәбаш авылы мәдәният йорты мөдире Булат Нәҗипов, Саба район мәдәният йортының 58 нче номерлы филиалы мөдире Гөлзилә Гарипова, Саба районы хор җитәкчесе Айнур Гәрәев катнаштылар. Элеге кичәдә халкыбызның онытылып  барган халык җырлары белән беррәттән, татар эстрадасы артистларының популяр җырлары тере музыкага һәм дә инде тере тавышка  башкарылды. Кичәне Энҗе Нурисламова белән Илназ Мусин алып бардылар. Катнашучыларга килгән тамашачылар да рәхәтләнеп кушылып җырлап утырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев