Танылган алып баручы Фәннүр Фатыйховны райондашлары очрашуга чакырды
Чара «Туган җиремә мәхәббәт хакына. Фәннур Фатыйхов» исеме астында район үзәк китапханәсендә узды.
21 гыйнвар көнне Саба үзәк китапханәсендә "Туган җиремә мәхәббәт хакына. Фәннур Фатыйхов" очрашу кичәсе үткәрелде.
Якташыбыз, танылган алып баручы Фәннур Фатыйхов белән очрашуга остазы, аны сәхнәгә беренче тапкыр алып чыккан татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәмфирә Нуруллина истәлекләре белән уртаклашты, укучысы белән горурлануын яшермәде. Фәннүрнең әнисе Минзилә ханым да улының кечкенә чакларын искә төшерде, күңелле вакыйгаларны искә алды. Чарада сыйныфташы Диләрә, «Татар радиосы»нда бергә эшләгән шоумен Рамил Шәрәфиев, Айваз Сәгыйров,"Мәхәббәт хакына" нәфис фильмында төп рольләрдә уйнаган Әдилә, Илфат та үзләренең кайнар сәламнәрен, теләкләрен видеоязма аша юлладылар. Фәннүр үзе дә нәфис фильмны төшерү барышындагы кызыклы вакыйгаларын искә төшерде, матур җырларын бүләк итте. Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова теләкләрен җиткереп истәлекле бүләк тапшырды.
«Моңа кадәр булган бер генә чараны да кабатламый торган, күңел сандыгында озак сакланачак күңел бәйрәме бүләк итте безгә Фәннур Фатыйхов. Кичәбезгә җәмәгате Илүсә белән кайтуы да яшь гаиләнең тамыры нык булачагын күрсәтә. Фәннурның эчке дөньясы якты, киләчәккә туры карап атлый. 30 яшендә ул инде байтак уңышлы юллар аша узган. Бүгенге көндә белгечлеге буенча эшли. "Мәхәббәтебез хакына" фильмы сериалында баш рольне ничек оста башкарды. Кино төшергәндә булган кызыклы хәлләр турында сөйләвен онытылып тыңладык, фильмны кабат күз алдыннан кичереп. Фәннурның һәркемгә җылы күз карашы залны нурга күмде»,- дигән хисләре белән уртаклашты чараның төп инициаторы язучы- журналист Гөлсинә Галимуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев