Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ташландык храмда гыйбадәт кылдылар

Илья пәйгамбәрне искә алу көнендә (2 август) Казан епархиясенең миссионерлык бүлеге җитәкчесе Александр Ермолин һәм аның урынбасары Александр Данилов Завод Нырты авылында урнашкан Петр һәм Павел апостолларның иске агач храмында булдылар, чиркәү капкасы алдында гыйбадәт кылдылар.

Бирегә шулай  ук православие дине  йоласын  үтәргә  Шәмәрдәндә,  Кукмарада яшәүчеләр дә   килде.   Руханилар һәм  чиркәүгә  йөрүчеләр  алдында  Саба  муниципаль районы башкарма  комитеты аппараты җитәкчесе  Марат Кәримов, Олы  Нырты  авыл  җирлеге башлыгы  Рафис  Сәфәргалиев  чыгыш ясады. Киләчәктә храмны торгызу буенча да фикерләр белдерелде.

Шул  ук көнне Александр Ермолин һәм  Александр Данилов Кукмара районындагы  Петропавловский храмында да гыйбадәт  кылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев