Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татар Икшермәсендә яшәүче Миннегөл Сәетгәрәеваны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, «Мөхәммәтшин З.З.» крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин, Иске Икшермә авыл җирлеге башлыгы Алмаз Биккинин котлады.Юбилярга Россия Президенты В. В. Путинның котлау открыткасы, район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

  Миннегөл Гыйният кызы Сәетгәрәева 1929 елның 25 нче гыйнварында Аккүл Бигәнәй авылында туган. Гаиләдә 5 бала үсәләр, икенче бала буларак, Миннегөл апа өй тирәсендәге эшләргә бик иртә өйрәнә, әнисе Бәдерниса апага эне-сеңелләрен караша.

Миннегөл апаның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. 11 яшьтән аруны, ялны белмичә урман кискәннәр, утын ташыганнар.

1958 елда Татар Икшермәсе авылына килен булып төшә. Тормыш иптәше белән 2000 елга кадәр иңгә иң куеп, тормышның барлык авырлыкларын бергә җиңеп баралар. Шамгун абый белән Миннегөл апа 1 ул 2 кыз бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, 1 кызы 2020 нче елда вафат була.

Татар Икшермәсе авылына килен булып килгәч, колхозда төрле эшләрдә хезмәт куеп лаеклы ялга чыга.

Бүгенге көндә Миннегөл апа 2 баласының да, 7 оныгының да, 12 оныкчыгының да кайгыртуын, шатлыгын-бәхетен тоеп яши.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев