Якшәмбе көнне Татар Икшермәсендә зурлап Авыл көнен уздырдылар.
Сабантуй кунаклары арасында хәтта Якутиядән кайткан кунаклар да бар иде. Бәйрәмне Айдар Тимербаев, Равил Галиев, Резеда Шәрәфиева, Рифат Зарипов, Илдар Әхмәтов, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Гөлдания Хәйруллина, Энҗе Шәймурзина чыгышлары бизәде. Бәйрәмдә беренче тапкыр лотерея уены үткәрделәр. Төп приз - бозауны Мари иленнән килгән кунак отты.
Фәридә Вилданова фотолары.
Нет комментариев