Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татар конгрессы оештырган «Оста куллар» бәйгесе җиңүчеләре арасында райондашыбыз да бар

1 урынга Сабадан Ландыш Тимергалиева лаек булды

Россиядә игълан ителгән «Гаилә елы» уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы «Татарлар» газетасы белән берлектә 2024 елның 14-28 май аралыгында «Оста куллар» бәйгесен уздырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурска Россиянең Мурманск, Омск, Төмән, Курган өлкәләреннән, Сургут (ХМАО-Югра), Санк-Петербург, Казан шәһәрләреннән, Татарстанның Лаеш, Саба, Әлки, Теләче, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Биектау, Балык Бистәсе, Буа, Апас, Сарман, Актаныш, Тукай районнарыннан 40тан артык эш килде.

Хатын-кызлар арасында «Гаиләмнең иң яраткан ризыгы» номинациясендә түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде:

1урын – Ландыш Тимергалиева (Татарстан, Саба районы);

2 урын – Гөлназ Нуруллина (Татарстан, Казан шәһәре); 2 урын – Нәсимә Корманова (Төмән өлкәсе);

3 урын – Тәскирә Шәйхуллина (Татарстан, Яшел Үзән районы);3 урын – Фәүзия Мәмәтова (Төмән өлкәсе).

Әлеге номинациядә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр:

Суфия Казукова (Төмән өлкәсе) Далинә Шиһабиева-Гайсина (Татарстан, Биектау районы)

Ир-атлар арасында «Бер булганнан бар да була!» номинациясендә түбәндәге җиңүчеләр билгеләнде:

1 урын – Адылгәрәй Сулмятов (Курган өлкәсе);

2 урын – Искәндәр Исмәгыйлев (Татарстан, Буа районы);

3 урын – Фәрхад Шаһимәрдәнов (Татарстан, Биектау районы).

Әлеге номинациядә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр:

Фәрит Заһидуллин (Татарстан, Казан шәһәре);

Халит Яруллин (Татарстан, Биектау районы);

Равил Насыйбуллин (Татарстан, Теләче районы);

Ильяс Идиятуллин (Татарстан, Әлки районы).

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar-kongressy-oestyrgan-osta-kullar-baigese-inucelare-bilgele-5888660

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев