Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Татарстанда «Ел эшкуары. Алтын йөзлек – 2024» конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр

Райондашыбыз «Саба мендәре» остаханәсе җитәкчесе Лилия Вафина «Халык алдында танылу» номинациясе җиңүчесе булды

Конкурс Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге тарафыннан республика территориясендә теркәлгән һәм эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм үзмәшгульләр  арасында үткәрелде. Бәйгедә безнең районыбыз эшмәкәрләре дә катнашты һәм аерым билгеләп үтелде. «Саба мендәре» остаханәсе  (җитәкчесе Вафина Лилия Илфир кызы)  «Халык алдында танылу» («Народное признание») номинациясе җиңүчесе дип табылды.

«Ел эшкуары. Алтын йөзлек – 2024» премиясе ун номинациядә гамәлгә куелган иде- «Җитештерү», «Предприятие-экспортер», «IT проектлар һәм чишелешләр», «Төзелеш», «Импортны алмаштыру», «Авыл хуҗалыгы», «Хезмәтләр өлкәсе», «Үзмәшгуль», «Эш башлаучы эшкуар», «Халык алдында танылу».

Һәр номинациядә иң яхшы топ-10 билгеләнде, ә бу унлыкта топ-1 ТЯГ каналында «Погружение на 100» телевизион тапшыруында катнашу мөмкинлеген алды.

«Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектының максаты – аның үсешенең барлык этапларында: старт идеясеннән башлап, аны киңәйтү һәм экспортка чыгаруга кадәр бизнеска ярдәм итү. Илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путин карары буенча 2019 елдан гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев