Тавык-чебеш асраучылар субсидия алдылар
2024 елда да шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнар тавык-чебеш, үрдәк-каз, тана-сыер, кәҗә, ат асрауда ярдәм йөзеннән субсидияләр алдылар.
Аларның күләме бер баш күркә һәм казга – 200 сум, 1 үрдәккә - 120 сум, 1 бройлер чебигә –100, бер савым сыерга – 2300, икегә – 3300, өчтән күбрәк булса – 4300, бер яшьтән олы кәҗәгә – 500, 3 яшьтән зуррак бия асраучы хуҗалыкларга 5 мең сум тәшкил итте.
Субсидия алучыга сатып алынган яшь чебешләрне билгеле бер вакытта: бройлер чебешләрен һәм үрдәкләрне – 2 ай, каз һәм күркәләрне 4 ай дәвамында асрау таләбе куелды. Яшь кош-кортны сатып алганнан соң, Госуслуги хезмәтеннән кереп, «Минем субсидияләр порталы» аша (https://subsidiya.tatarstan.ru) заявка бирергә кирәк иде.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2024 елда халыкка кош-корт үстергән өчен барысы 11,618 миллион, башмак таналарга – 300 мең, савым сыерлар һәм ана кәҗәләр өчен – 7 миллион, бияләргә 535 мең, тулаем алганда 19,527 миллион сум субсидия бирелде.
Фото https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев