Тавык нигә суелмаган?
Бервакыт мәдрәсә шәкертләре: “Без бер әйберне аңлый алмыйбыз. Нигә син фәлән кемне барыбыздан да артыграк сөясең һәм аңа күбрәк хөрмәт күрсәтәсең? ”– дип мөгаллимне урап алалар.
Бервакыт мәдрәсә шәкертләре: “Без бер әйберне аңлый алмыйбыз. Нигә син фәлән кемне барыбыздан да артыграк сөясең һәм аңа күбрәк хөрмәт күрсәтәсең? Без барыбыз да бер тирә акыллы фикердәшләр. Сере нидә моның?”– дип мөгаллимне урап алалар. “Әй, шәкертләрем. Мин сезгә бер эш йөклим. Өегезгә кайткач, беркем күрми торган урында тавык яки чеби суеп, чистартып алып килегез. Әлеге сорауга җавапны тиздән үзегез үк күреп, ишетә алырсыз, — ди ул.
Шәкертләр бик сөенеп, җиңел булып күренгән һәм кызык кебек тоелган өй эшен алып, кайтып китәләр. Икенче көнне иртәнге дәрескә шәкертләр өй эшләрен әзерләгән: тавыклары суелган, чистартылган була. Ә мөгаллим артыграк сөйгән шәкерт исә тере тавык алып килгән. “Нигә мөгаллимебез кушканны эшләмәдең?”– дип соргач ул: “Аллаһы күрмәгән җир таба алмадым”, – дип җавап кайтарган.
Димәк, Ходай тәгалә барыбызны да күреп, гамәлләребезне барлап тора булып чыга. Кая гына барсак та, нинди ният кылсак та, моны истән чыгармыйк!
Мәгъдәнур Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев