Телефон мошенниклары кармагына эләгүчеләр очрап тора
2024 елда Саба районының 55 гражданы, телефон мошенниклары корбаны булырга өлгергән.
Аларның эзенә төшсәләр дә, мондый төр җинаятьләрне ачу бик авыр. Урланган акчаларны кире кайтаруны бөтенләй өметсез дип әйтеп була, чөнки алдакчылар чит төбәкләрдән элемтәгә чыга.
Чит исемгә алынган сим-карталар, банк карталары белән шәхесне ачыклау – мөмкин булмаган эш. Югыйсә күпләр аларга карта номерларын үз теләге белән әйтә, бернинди басымсыз банк картасында булган акчаларын чит кешегә күчерә. Бу урында шуны искәртеп узасы килә, беренчедән, банк хезмәткәре беркайчан да сезнең банк картагыз турында мәгълүмат сорамаячак, чөнки ул аларда бар. Икенчедән, банк картасын алганда аның коды сез генә белергә тиеш өчен эшләнә!
Беренче чиратта игътибарлы булырга һәм алдакчылар схемалары турында күбрәк белергә кирәк. Алдарга теләгән кеше тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтыратырга мөмкин. Мошенниклар ватсап, телеграмм аша элемтә чыга. Шалтыратучы сезгә исем-фамилия белән эндәшсә, гаҗәпләнмәгез. Алар сезне алдау өчен алдан әзерләнгән, мәгълүматларны алдан белешеп куйган була. Банк хезмәткәре, ФСБ, Финанс мониторингы һәм башка учреждениедән дип таныштыручыга беркайчан да карта номерларыгызны әйтмәгез! Сезнең исемгә берәү дә кредит ала алмый. Сездән мәгълүматлар сорап, ашыктыра-ашыктыра пин-кодлар сораган, тиз һәм ышанычлы итеп сөйләгән кеше – мошенник. Алданмагыз! Мошенниклар үзенә кирәкле мәгълүматны алу белән сезнең турында онытачак, ул шалтыраткан телефон «тоташтырырга мөмкин түгел» булачак. Һәм... банк картагызда бер тиен акча да калмаячак.
Әгәр ватсаптан, телеграмнан шикле шалтыратулар килсә, озак сөйләшми генә телефонны куегыз һәм бу номерга үзегез киредән шалтыратмагыз. Банкның «кайнар линия» се телефон номерын җыегыз: бу номер банк картасының икенче ягында яки банкның рәсми сайтында язылган. Банк белән элемтәгә кергәч, сезгә шундый шалтырату булуы турында хәбәр итәргә кирәк. Банкта бу очракны теркәп куячаклар һәм мошенниклар эше түгелме дип тикшерәчәкләр.
Зыян күрүчеләр арасында сим-картаның срогы чыга, вакытында алыштырырга кирәк дигән сүзләргә ышанып, телефонына килгән кодларны хәбәр итүче дә, медицина полисының срогы чыгу сәбәпле, аны алыштыру өчен “Госуслуги” аша чиратка язылырга кирәклеккә ышанып, кодларны хәбәр итүчеләр дә бар.
Райондагы бер гаилә башлыгына ватсаптан таныш булмаган кеше шалтыратып, үзен Роскомнадзор хезмәткәре дип таныштыра һәм “Госуслуги”дагы шәхси кабинетына мошенниклар керүе турында хәбәр итә, ярдәм итәр өчен телефонына килгән кодны әйтүен сорый. Кодны алганнан соң, Руслан аңа икенче көнне Казанга барырга, мошенниклар аның исеменә ачкан кредитларны ябарга кирәк булачагын җиткерә. Кызганычка каршы, бу сүзләргә ышанып, Казанга берничә көн баралар, төрле көннәрдә төрле банклардан кредит алып, Руслан әйткән карта счетына салып баралар һәм алар чын күңелдән бу кеше аларга ярдәм итә дип уйлыйлар. Әле аннан соң да мошенниклар төрле сәбәпләр белән бу гаиләдән төрле суммада акчалар күчерүләрен сорыйлар һәм, ни кызганыч, алар сораган кадәр барлык сумма күчеп бара. Әле бер банктан кредит рәсмиләштергәндә, машиналарын да залогка куярга мәҗбүр булалар. Акча каян алган соң бу гаилә дигән сорау туа. Әҗәткә алалар. Ә ул күп миллионнардан торган бурычларын ничек түләрләр алар?! Хәзер алар бу сорау белән яшәргә мәҗбүрләр. Полиция хезмәткәрләренә гариза язганнан сон да алар бу кредитны үзләре түләргә мәҗбүр була.
Хөрмәтле райондашлар, бу хәлләр уйлап чыгарылган түгел. Һәрберебез дә мошенниклар корбаны була алабыз. Сакланыйк, телефоннан таныш түгел кем генә шалтыратса да, аларның сүзенә ышанмыйк.
Диләрә Кәримова,
Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба район бүлеге штаб начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев