Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Терлекчеләр эштә батыр, ялда – ялкын

Агымдагы атнаның эшлекле дүшәмбесе районда терлекчеләр Сабантуе (слеты) белән башланды.

Агымдагы атнаның  эшлекле  дүшәмбесе  районда терлекчеләр Сабантуе (слеты) белән башланды.  Авыл хуҗалыгында хезмәт кешесенең югары дәрәҗәдә хөрмәтләнүен дәлилләүче бер бәйрәм булды  ул. Тармак  алдынгылары, елдагыча,  көтеп алды Сабантуйны. Бәйрәм  әләмен  күтәрү хокукы “Игенче” җәмгыяте  ветераны, 44 ел зоотехник  булып эшләгән Гарәфи Исламовка һәм яшь белгеч Илүзә Фәләховага бирелде. Район башлыгы Рәис Миңнеханов ачылыш тантанасында терлекчеләребез продукция җитештермәсә,  азык-төлек иминлеге тәэмин ителмәсә, гаиләләрдә балалар тумаса, илебезнең  киләчәге юклыгын  ассызыклап, изге  эшләре  өчен  ферма  эшчәннәренә зур рәхмәт белдерде. Көнне төнгә ялган эшләүчеләрне котлауда  хезмәт ияләрен Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов катнашты.

“Терлекчеләр  слеты  аграр тармактагы барлык  эшчеләрнең мөһим бәйрәме булып  санала. Сабалылар әлеге  чарага югары  хезмәт  уңышлары белән   килә. Район республикада терлекчелек продукциясе җитештерү буенча һәрвакыт лидерлар рәтендә. Сезнең тырышлык белән продукция муллыгына ирешелә. Татарстанда хәзерге  вакытта булган ихтыяҗга  караганда 1,5 тапкыр   күбрәк  сөт савыла. Әлеге  уңышта Саба районының да өлеше зур. 2023 елда  республика сөт җитештерүдә 2190 мең тонна чиген  узды. Сезнең районда үсеш соңгы  өч  елда  – 39,  шул исәптән 2023  елда  5 процент тәшкил итте. Һәр 100 гектарга исәпләгәндә 382 тонна продукция туры килә. Һәм сез моның белән тукталып  калырга  җыенмыйсыз. Эшегез өчен зур рәхмәт. Алга таба уңышлар  юлдаш булсын”,– диде Гөлүс Баязитов һәм алдынгыларга Министрлыкның Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. 

2024 елда  терлекчелектәге  6 айлык  эш  нәтиҗәләре белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин таныштырды.

Дәвамын «Саба таннары» газетасында  укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев