Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Террорга каршы комиссия утырышы узды

Утырышта сүз мә­гариф оешмаларының сакланганлы­гын тәэмин итү, дини мохиттә профилактика эшен ка­милләштерү ча­ралары турында барды.

Саба муниципаль районындагы террорга каршы комиссиянең Рәис Миңнеханов рәислегендә үткәрелгән  киңәйтелгән утырышында сүз мә­гариф  оешмаларының сакланганлы­гын тәэмин итү, дини мохиттә профилактика эшен  ка­милләштерү  ча­ралары турында барды. Әлеге   көн тәртибе  буенча ведомстводан тыш  сак  бүлеге үзәк­ләштерелгән пульт начальнигы  Дамир Сафиуллин,  мәгариф идарәсе начальнигы  Ил­фат Шакиров, район мөхтәсибе  Айнур хәзрәт Әхмәтов чыгыш ясады. Административ  практика эшчәнлеге белән Саба муниципаль районы  административ комиссиясе секретаре Айгөл Сабирова таныштырды. Быел 164 беркетмә каралып, контейнер  кырыйларына  чүп  чыгарган, капка төбендә биек үлән үстергән 19 гражданга штраф салынган, 137 кеше  кисәтелгән. Уты­рышта территорияләрне төзеклән­дерүнең  муниципаль кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә йогынты ясау чара­ларының нәтиҗәлелеген күтәрү зарурлыгы   күрсәтелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев