Тимершык мәктәбе укучылары «За пределом» (16+) документаль фильмы буенча фикер алыштылар
«За пределом» (16+) документаль фильмы бер ялгыш карарның кеше язмышын ничек үзгәртә алуы турында сөйли.
Тимершык урта мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре, мәктәп директоры, педагоглар белән берлектә хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау буенча "За пределом" документаль фильмын карадылар. Әлеге фильм — ул төрмәгә эләккән яшүсмерләр турында хикәя генә түгел. Бу бер ялгыш адымның кеше язмышына ничек тәэсир итүе, тормышны, хыялларны гына җимереп калмыйча, якын кешеләреңә нинди авыр газап китерү турында ачы кисәтү. Документаль фильм һәркемне уйланырга, кылган һәр гамәлеңә нәтиҗә ясарга өйрәтә. Фильмны карагач, фикер алышуларда Тимершык авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, полициянең өлкән участок уполномоченные – Россия эчке эшләр Министрлыгының Саба районы буенча бүлеге хезмәткәре, полиция майоры Марат Гатин, мәктәп директоры Айдар Кәрәмов, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Энҗе Биктимирова, директор киңәшчесе Альбина Хантимирова, педогогик оештыручы Илһамия Гыйниятуллина катнашты.
Хәзерге җәмгыять үсешендә билгеләнгән уңай тенденцияләргә карамастан, без дәүләтебезнең катлаулы күчеш чорында яшәвебезне аңлыйбыз һәм яшь буын вәкилләре катлаулы социаль-психологик ситуацияләргә һәрвакытта да әзер түгел, бу аларны деструктив һәм асоциаль характердагы күренешләргә китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев