«Тюрагай» удмурт фольклор коллективы җитәкчесе Светлана Иванова бу көннәрдә үзенең зур юбилеен билгеләп үтте
Кичәдә татар, башкорт, удмурт, керәшен, рус фольклор коллективлары чыгыш ясады.
Талантлы башкаручы, Иштуган мәдәният йортының "Тюрагай" удмурт фольклор коллективы җитәкчесе Светлана Иванова бу көннәрдә үзенең зур юбилеен билгеләп үтте. Аның бөтен тормышы диярлек мәдәнияткә һәм сәнгатькә багышланган.
9 апрель көнне Иштуган мәдәният йортында Светлана Семеновнаның зур юбилей кичәсе узды. Бәйрәм барышында юбилярга бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр әйтелде, программа иҗат коллективлары һәм үзешчән сәнгать артистлары әзерләгән концерт номерлары белән баетылды.
“Кичәдә татар, башкорт, удмурт, керәшен, рус фольклор коллективлары чыгыш ясады. Төрле халыкларның дәртле, матур биюләре, төрле телдәге туган ил, авыл турындагы патриотик җырлар, нәфис сүз белән үрелгән концерт тамашачының күңелен яулады”, – дип хәбәр итә чараны оештыручы Хәниф Тимербаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев