Тиздән Саба үзәк район хастаханәсенең кан тамырлары үзәге беренче пациентларны кабул итә башлаячак
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» масштаблы дәүләт программасы гамәлдә
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» масштаблы дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Сабада район үзәк хастаханәсе биләмәсендә заманча районара кан тамырлары үзәге төзелеше төгәлләнде.
Махсуслаштырылган ярдәм алу мөмкинлеген сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирәчәк яңа югары технологияле медицина учреждениесен ачу 2026 елның беренче яртысына планлаштырылган. Ул районара булачак һәм Саба районында яшәүчеләргә генә түгел, күрше Кукмара һәм Теләче районнары халкына да ярдәм күрсәтәчәк.
Үзәктә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары булган пациентларны диагностикалау һәм дәвалау буенча түбәндәге бүлекләр эшлиячәк:
-
Кабул итү-диагностика бүлеге.
-
«Лучевая» диагностика бүлеге.
-
Интенсив терапия секциясе.
-
Палата бүлеге.
-
Заманча операция блогы.
-
Физиотерапия бүлеге.
Бу әһәмиятле проектны тәмамлау дәүләт программасы кысаларында күп ведомстволарның бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев