Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ТР Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов Саба яшьләре белән аралашты [+фоторепортаж]

Саба урта мәктәбе базасында узган чарада Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов та катнашты

ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанның “Алдынгылар хәрәкәте” балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләйманов Саба районына эшлекле сәфәр белән килде. 

Саба урта мәктәбе базасында узган чарада Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов та катнашты. Шулай ук әлеге чарада районыбызның 14 яше тулган 55 гражданына тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. 
Тимур Җәүдәтович Саба урта мәктәбендә район һәм шәһәр мәктәпләре директорлары катнашында “Алдынгылар хәрәкәте” төбәк бүлегенең беренчел бүлекчәләрен үстерү мәсьәләләре буенча оештыру киңәшмәсендә чыгыш ясады.
“Алдынгылар хәрәкәте” бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә узган ел оешкан иде. Яңа хәрәкәт бөтен яшьләрне бергә тупларга тиеш. Татарстанда бу эшне зур ышаныч белән Татарстан Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләймановка тапшырганнар.

– Хәрәкәт эшендә балалар һәм яшьләр турыдан-туры катнашачак. Алар кечкенәдән үк үзләрен бу хәрәкәтнең бер өлеше итеп тоярга тиеш. Әлеге хәрәкәт киң катлау балалар һәм яшьләрне берләштерәчәк. Кабатлап әйтәм: актив балаларны гына түгел, ә барысын да. Монда аларның һәркайсы күңеленә хуш килгән, кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль таба ала. Шул рәвешле, без балалар һәм яшьләрнең мәшгульлеген тәэмин итәчәкбез, – ди Тимур Сөләйманов.

Берәү дә читтә калырга тиеш түгел. Киңәшмәдә чыгыш ясаганда, Тимур Сөләйманов республиканың һәр районында – штаблар, ә мәктәпләрдә, көллиятләрдә һәм башка уку йортларында махсус клублар оештырылачагы хакында сөйләде.

 

ФОТОЛАР - АСТАРАК 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев