Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Түбән Шытсу авылында яшәүче Гасим Хөснуллинны 90 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилярны район башлыгы исеменнән социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гайнетдинова, район ветераннар советы рәисе Фәнил Ильясов, авыл хуҗалыгы предприятиесе вәкилләре котлады.

     Хөснуллин Гасим Хөснулла улы  1934 елның 28 октябрендә Түбән Шытсу авылында дөньяга килә.  Гасим абыйның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар, ятимлек күреп үсә ул. Хезмәт юлын 1950-1953 елларда Саба районы Илшат колхозында хисапчы булып эшли башлый. Совет Армиясендә  хезмәт итеп кайтканнан соң  колхозда гади колхозчы, алга таба “1 Май” колхозында ферма мөдире, техника буенча хисапчы-зоотехник-селекционер булып эшли. Читтән торып  зоотехник белеме буенча  Минзәлә совхоз техникумын тәмамлый. 

  1973 елның 20 июнендә ул хезмәт ияләре депутатларының Түбән Шытсу авыл Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлана. Хезмәттә бик тырыш, тынгысыз була. 1976 елда авыл Советына җиткерелгән планнарны арттырып үтәгәне өчен, аның исемен район Мактау тактасына кертәләр.

1977 елның  7 июлендә ул “1-Май” колхозы  КПСС башлангыч оешмасы секретаре булып сайлана,  бу вазыйфада 1990 елга кадәр хезмәт куя.

1991-1995 елларда  колхоз рәисенең терлек азыгы әзерләү буенча урынбасары булып эшли. 1995 елдан лаеклы ялда.

Эшләү дәверендә Гасим Хөснулла улы эш сөючән, тырыш, гадел, оештыру сәләтенә ия булган җитәкче була. Күп тапкырлар авыл Советы депутаты булып сайлана. Авыл хуҗалыгында күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен  “Хезмәт батыры” медале белән бүләкләнә.1989 елдан - “Хезмәт ветераны” .

Гасим абый тормыш иптәше Фирая апа белән  1 ул тәрбияләп үстерәләр. Аларның -3 оныгы, 4 оныкчыклары бар.

Бүгенге көндә Гасим абый тормыш иптәше Фирая апа белән  Түбән Шытсу авылында улы Васил, килене Рушания тәрбиясендә гомер кичерә.

Киң күңелле, ярдәмчел Гасим абый күршеләренә һәм авылдашларына гел игелек кылып яши, шуна  күрә аны  авылдашлар бик  хөрмәт итә.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев